Нәтиҗәләр саны: Загрузка , эзләү 0.001 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. Чыгышының икенче өлешендә ул төбәктә Ислам диненә карата булган мөнәсәбәт, вәзгыять турында ачыктан-ачык сөйләп, проблемаларны ачып күрсәтте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  2. Хөкүмәт тарафыннан төрле диннәргә мөнәсәбәт тигез түгеллеген күрсәтеп, идарә органнарыннан чиркәүләрне торгызу, шәһәр үзәгенең мәйданнарында часовнялар торгызып кую өчен предприятие җитәкчеләренә ярдәм итү турында күрсәтмәләр бирәләр, ә Ислам диненә андый игътибар юк, мәчетләр төзелеше бик авыр бара. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  3. Алдагы елларда мәчетләр гарәп иганәчеләре ярдәмендә төзелсә, хәзер андый ярдәм өзелде, халыкның үз исәбенә мәчет төзергә хәленнән килми, дип күрсәтте ул. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  4. ә шул ук вакытта мәчетләргә әзерлекле имамнар җитми, Нигъмәтулла хаҗи мәчетендә иганәчеләр ярдәме белән эшләп килгән ике еллык кечкенә генә мәдрәсә дә ябылды, чөнки аның шартлары уку йортына куелган гигиена нормаларына туры килми, дип аңлатты мөфти. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  5. Православие диненең дәүләт диненә әверелдерелеп барылуы үз илебездә диннәрнең тигезсезлегенә китерәчәген дәлилләп күрсәтеп, моңа карата ризасызлык та белдерде Галимҗан хәзрәт. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  6. Күп авылларда мәктәпләр, клублар, китапханәләр ябылды, мәчете дә биктә торса, халыкның күңел бушлыгының төпсез упкыны алдына килеп басачагын күз алдына китерү кыен түгел, диде ул. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  7. Делегатларның чыгышлары да Галимҗан хәзрәт чыгышына аваздаш булды, аларның дин язмышы, милләт язмышы өчен тирән борчылуларын күрсәтте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  8. Армиягә безнең улларыбыз да алына, илне саклый бит, алар яхшы хезмәт итүләре белән аерылып торалар, кайнар нокталарда безнең дә балаларыбыз һәлак була, шулай булгач, безнең дә туган җиребездә тигез хокуклы булып яшисебез килә, - дип, кыюлыгы белән дә сокландырды ул. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  9. үзләренең чыгышларын Дума депутаты Николай топорчук та, милли эшләр комитеты рәисе евгений воробьев та бер төрлерәк башлап: - Монда әйтелгән фикерләрнең, һәркайсы белән килешмәсәм дә, бәхәскә керәсем килми, - дип, Диния нәзарәтенең эшенә уңай бәя бирделәр, киләчәктә бергәләп эшләүне нәтиҗәлерәк итәргә әзер булуларын белдерделәр. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  10. Николай топорчук исә үзенең депутат фондыннан Диния нәзарәтенә 500 мең сум акча бирергә вәгъдә итте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/